Милләтне, телне саклауда, үстерүдә татар хатын-кызының, әниләрнең роле зур икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Соңгы елларда инсафлы чын татар хатын-кызларын тәрбияләү мәсьәләсе бөтенләй игътибардан төшеп калды дип әйтү хата булмас.
Бу максатны күзаллап, Чиләбе өлкәсе татарлар конгрессы «Татар кызы» дигән зур масштаблы проектны тормышка ашырырга уйлаган. Проект үз эченә матурлык, гүзәллек, тапкырлык, уңганлык конкурсларын гына түгел, тагын да тирәнрәк критерийларны алган. Милли гореф-гадәтләребезне китаптан укып кына түгел, ә тормышта да кулланып күрсәтә белергә тиеш ярышта катнашучылар.
Беренче этапта катнашучы ике йөзләп кыз бала жюри әгъзалары алдында үзләренең туган телдә сөйләшә, җырлый, татарча бии белү сәләтләрен күрсәткәннәр, милли тәм-томнар әзерләү буенча ярышканнар. 200 кеше арасыннан 29ы ярымфиналга үткән, дип яза «Татар-Информ».
Бүгенге көндә һәр чәршәмбедә өлкә телевидениесе каналында телевизор караучылар ярымфиналга узучыларның маҗараларын карый, алар өчен җан ата. Ә маҗаралар җитәрлек! Шәһәрдә туып үскән кыз балаларның чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташуын, токмачлы аш пешереп өлгертү өчен тавык йолкуын, бәрәңге чүбен утавын тагын кайда күреп булыр иде!
Тамаша-конкурсның финал өлеше октябрьдә булачак. Оештыручылар катнашучыларга зур сюрприз әзерләгәннәр — финалда беренче урынны алучы иң гүзәл, иң тапкыр, иң уңган татар кызы автомобильгә лаек булачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде