Кичә «Татарстан — яңа гасыр» каналының «Хәерле иртә!» программасында туры эфирда «Хаҗ нуры» рубрикасының беренче чыгарылышы булды. Рубриканы алып баручы Сөмбел Вәлиди Рәис хәзрәт Мөбәрәкшин белән кече хаҗ — гомрә турында әңгәмә корды.
Студия кунагы телевизор караучыларга күптән түгел генә Мәккә һәм Мәдинәгә кылган сәфәре һәм Рамазан аенда кече хаҗга барган мөселманнар турында сөйләде.
Нәкъ менә изге айда «Идел хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе аша 28 кеше гомрә кылып кайтты. Рәсми хәбәрләргә караганда, быел Согуд Гарәбстанының консуллык хезмәтләре гомрә кылу өчен 5 миллионнан артык виза бирде.
«Хаҗ нуры» рубрикасы «Идел хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзенең «Татарстан — яңа гасыр» каналы белән уртак проекты. Ул 3 ел чыга башлаган иде. Әлеге рублрика хаҗилар, хаҗ, хаҗ мәркәзе яңалыклары турында сөйли. «Хаҗ нуры» хаҗ вакытында һәм Рамазан аенда туры эфирга Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать алты белән җиде арасында чыга, дип хәбәр итә «Идел хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел