Ютазы районында балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган мөселман сәламәтләндерү лагерьлары эшләде. Быелгы лагерьларның ябылу тантанасына багышланган чаралар районның Әпсәләмов авылында узды, дип хәбәр итәләр Intertat.ru газетына.
Мөселманча ял иткән балалар һәм яшүсмерләргә лагерь тормышында актив канашканнары өчен истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Ата-аналарга, балаларына тиешле тәрбия бирүләре өчен рәхмәт хатлары бирелде.
Ябылу тантанасыннан соң Ютазы районы имам-мөхтәсибе, районның имамнарын җыеп, киләсе 2012 елга җәйге сәламәтләндерү лагерьлары үткәрү буенча ата-аналарның киңәш-тәкъдимнәрен искә алып, резолюция кабул итте. Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин барлык Ютазы районының мәчетләренә һәм мәхәлләләренә, педагогик составына һәм «Фәнис» мәдрәсәсе коллективына лагерьны оештыруга иҗади һәм зур җаваплылык белән якын килүләре өчен рәхмәтен җиткерде, дип хәбәр итәләр Татарстан Диния нәзарәтеннән

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел