Свердлау өлкәсенең Полевской шәһәре, Зюзельский поселогында балалар мөселман лагерьлары эшләде
Бу җәйге лагерьларда 6 яшьтән 12 яшькә кадәр булган егермеләп бала яшәде. Алар җәйге каникулны кызыклы да, файдалы да үткәрде. Яшь свердлаулыларның ялын оештыручылар малай-кызлар өчен кызыклы программа тәкъдим итте. Иртәнге якта балалар ислам дине асыллары буенча уен рәвешендә оештырылган дәресләр алсалар, төшке аштан соң аларны төрле ярышлар, спорт уеннары, кызыклы викториналар көтте.
Бер атна эчендә биредә яшәгән сабыйлар Полевской шәһәренең иң эре предприятиеләренә экскурсиягә барырга да өлгерде.
Балалар өчен ялны Зюзельский мәчете имам-хатыйбы Нәҗибулла Латыйпов «Мәгариф» ислам иҗтимагый оешмасы һәм «Шанс» мөселман хатын-кызлары оешмасы ярдәмендә оештырды. «Татар-Информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел