Ураза бәйрәме мөселманнарның иң вакыйгалы көннәрнең берсе. Әлеге изге бәйрәм көне турында күбрәк һәм тулырак белергә теләсәгез, 25 август көнне Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеена рәхим итә аласыз.
Мәгълүм булганча, мондый эчтәлектәге чараны музей ел саен оештыра. Әмма быелгысы аеруча үзенчәлекле булачак, дип хәбәр итәләр Intertat.ru газетына.
Музейда узачак бәйрәмгә кунакларны гаилә белән бергә чакыралар. Гаилә җылылыгы атмосферасында узган бәйрәм буыннар чылбырын тагы да ныгытырга ярдәм итә, ди чараны оештыручылар.
Бу көнне Сез Ураза-бәйрәме турында үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап та таба алачаксыз. Шулай ук, биредә «Ихлас» нәшрияты җитештергән «Тылсымлы куллар» дигән балалар журналын тәкъдир итүнең дә шаһитлары була аласыз.
Теләге булганнар озын һәм тар кәгазъләрдән үреп эшләнелә торган «сәнгать әсәрләре»нең серләренә дә төшенә ала. Алар өчен мастер-класс уздыру да каралган. Музейның нәни кунаклары өчен махсус интеллектуаль уеннар оештырылачак. Ислам мәдәнияте музее килүче кунакларга үз бүләкләрен дә әзерләп куйган инде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел