Быел Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә җиденче тапкыр узачак халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан конкурс программасында «Тукай белән рухланып» дигән фильм белән чыгыш ясый.
Әлеге фильм Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган, Татарстанның халык артисты, «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязовның иҗаты турында сөйли
Фильмның үзәгендә — Татарстанның халык артисты, ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — «La Primavera» камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов. Ул, Тукай шигърияте белән илһамланып, скрипка белән оркестр өчен «Тукай моңнары» дип исемләнгән 5 өлештән торган сюита иҗат иткән. Шулай итеп, Тукай шигърияте аһәңнәре көйгә күчкән, дип яза «Татар-Информ».
«Тукай белән рухланып» фильмы Рөстәм Абязовның үзе оештырган ансамбль белән репетицияләр рәвешендә төшерелгән. Оркестр «Тукай моңнар»ын көйгә сала. Р.Абязов Тукай иҗаты, тормыш юлы турында сөйли, аның шигырьләрен укып күрсәтә, аннан алган эмоцияләр калган музыкантларга да күчә. «Иман» продюссерлык үзәе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» теләктәшлегендә төшерелгән кинокартинада шигырьләр татар телендә дә биреп барыла. Аларны ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов укый. Габдулла Тукайның төрле рухта иҗат ителгән шигырьләре тамашачылар күңеленә дә үтеп керә. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге фильм кинематограф һәм сәнгатьнең тыгыз бәйләнешен чагылдыра.
«Тукай белән рухланып» фильмы ярты сәгать тирәсе генә бара, ул Абязовның иҗатын гына түгел, аз гына булса да гаилә тормышын ачып сала, вафат булган хатыны, фикердәше, музыкант Зөлфирә Абязованы искә төшерә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде