Бүген 16 август көнне 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программасын тәкъдим итү уңаеннан матбугат конференциясе узачак. Катнашалар:
Латыйпов Илшат Рафаэлевич — фестивальнең программа директоры, сайлап алу комиссиясе әгъзасы,
Юзеев Салават Илдарович — режиссер, драматург, язучы, сайлап алу комиссиясе әгъзасы,
Морозов Николай Алексеевич — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ кинематографистлар союзы әгъзасы, «Иман» продюсерлык үзәгенең сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм кинооператор,
Кашапова Римма Әнвәровна — милли кием International Fashion дизайнерлар конкурсының оештыру комитеты әгъзасы,
Дәүләтшина Айгөл Фәритовна — фестивальнең PR бүлеге хезмәте җитәкчесе.
Матбугат конференциясендә кинофестивальнең программасы презентацияләнә: киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 7 КХМК фестивале конкурсына кертелгән фильмнар, конкурстан тыш катнашучы кинокартиналар игълан ителәчәк, шулай ук мөселман кинофестивале кысаларында узучы III яшь һәвәскәр кино сөючеләр фестивале һәм мөселман модасы күрсәтелү хакында сөйләнәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел