Бәйрәмгә оештыручылар, башлап җибәрүчеләр, булышкан кешеләр һәм мөселманнар җыелды. Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укыды, бу башлангычны хуплап, барча мөселманны Рамазан аена аяк басу белән котлады. Әйша имамы Флер хәзрәт Баһманов уй-теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Төзелеш эшләрен җитәкләп йөрүчеләрдән булган Җәмил Закиров, Фәһим Минһаҗевларның уй-планнары зурдан булуы халыкка ирештерелде. Дөрес, 2010 елда ук Әйшадә мәчет кору уе белән янып-көеп йөргән элеккеге авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин, авыл җирлеге башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Наилә Вафина мәчет салынасы урынын билгеләгән, җирен документлаштыру мәшәкатьләрен башкарган. Уй булгач, проектын да эшләткәннәр. Башланган эш ярты юлда калмаган, билгеле, эзли торгач, төзелеш материаллары юнәтергә акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә табылган. Бу мәчет агач бурадан булып, 80ләп кешегә исәпләнгән. Инде эшчеләре ялланган, бурасы кайтарылган, материалларның бер өлеше юнәтелгән. Рамазан аенда бисмилла әйтеп, догалар укып башланган эшнең уңышлы барып чыгачагына бөтенесе ышана.
Әлеге төзелешкә өлеш кертүчеләр – “Пионер” кибетләр челтәре директоры Айрат Хәйруллин, “Табигый байлыклар” КП директоры Равил Габдрахманов, “Ремстройсервис” ширкәте директоры Вячеслав Богданов, “Золотой остров” ААҖ директоры Леонид Любченко, Раушан Фәсхетдинов, Ринат Закиров, Радик Галәвиев, Әлфия Баһманова, Эльвира Латыйпова, Ринат Хәмидуллин, Рәшит Саттаров, Флүрә Рәхмәтуллина, Әхәт Латыйпов гаиләсе, Маннур Галәвиев, Рафикъ Хәлиуллин һәм башкалар.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде