Тиздән «Татар иле» порталы эшли башлаячак. Бу турыда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган пресс-конференциядә агентлык җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина хәбәр итте.
«Бу сайт татар телендәге барлык интернет-ресурсларны берләштерәчәк. Порталның төп максаты — башка халыклар арасында Татарстанны таныту, аның мәдәниятен, рухи байлыгын популярлаштыру. Нәтиҗәдә, республикабызга, татар дөньясына карата кызыксыну, хөрмәт тагын да артыр дип өметләнәбез», — дип дәвам итте ул сүзен.
«Белем.ру» порталы җитәкчесе, «Татнет йолдызлары» конкурсын оештыручылар комитеты рәисе Раил Гатауллин сүзләренә караганда, сайт 2012 елның кышында эшли башлаячак. Портал эшчәнлегенең бер өлешен тәшкил итүче татар теленә өйрәтү курслары программасын 21 февраль көнне уздырылучы Халыкара туган тел көненә ачып җибәрү каралган., дип яза Интертат.ру
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов бу порталны «Виртуаль татар иле» дип атады.
«Безнең төп максат — гади портал булдыру гына түгел. Киләчәктә бу сайт бөтен дөньяга таралып урнашкан барлык татарларны берләштерүче, алар турында сөйләүче зур бер социаль челтәргә әверелер дип өметләнәбез», диде ул үзенең чыгышында.
Пресс-конференциядә әле яңа гына башланып килүче «Татнет йолдызлары» конкурсы турында да фикер алышу булды. Бу бәйге быел 9нчы мәртәбә уздырыла. Аның төп максаты — татар телендә эшләүче иң мөһим сайтларны ачыклау, шулай ук республика турында сөйләүче башка сайтлар эшчәнлеге белән дә якыннанрак танышу.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел