ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан «Рамазан» мәчете янында «Яхшылык — тормыш ул» дип исемләнгән ярминкә уздырылды.
Ярминкәгә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләре куелган иде.
«Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов әлеге ярминкәне үзләренең мәчет территориясендә уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. Ул киләчәктә дә төрле хәйрия акцияләрендә катнашу барлыгын белдерде.
«Хезмәтләренең кирәклеген тою, кемгәдер шатлык өстәү әлеге балалар өчен икеләтә юаныч. Шуңа да мәчет янында уздырылган мондый ярминкәләрдә халык күбрәк катнашсын, битараф калмасын иде», — дип билгеләп үтте хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде