ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты барлык кулланучыларны товарларның тышлыкларын яхшылап өйрәнергә чакыра. Кайбер намуссыз эшмәкәрләр, Рамазан аенда хәләл продукцияләргә күп сораулар булганга, күптөрле алдауларга да баралар, дип белдерә. Әлеге айда сәүдәгәрләрнең киштәләрендә «Хәләл» тамгалы итләр арта, кибетләрдә ярымфабрикатларга мәчет рәсемен төшереп, «Хәләл» исемен язалар. Шулай ук Татарстандагы күп кенә кибетләрдә «Хәләл» тамгалы пилмәннәр үлчәп сатыла икән.
Комитет үз контроле астында чыга торган продукциянең герметик (һава яки сыеклык кермәслек) упаковкада һәм махсус «Хәләл» логотипының 3 телдә булуын хәбәр итә.
Комитет әлеге критерийларга туры килмәгән продукция өчен җаваплылык тотмавын кисәтә.
Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Рамазан аенда хәләл продукциянең сатылуы күбәя. Беренче чиратта, бу мәчетләрдә һәм шулай ук өйләрдә ифтарлар үткәрү белән бәйле. Шулай ук соңгы вакытларда «Хәләл» продукциясе югары сыйфаты һәм аны җитештерүдәге аерым күзәтүчәнлек аркасында да популярлаша башлады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел