Татарстанда беренче тапкыр республика күләмендә ифтар ашы оештырыла. 26 августта узачак «Рамазан — 2011» ифтарында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Дини тантанада 1000 кешелек урын әзерләнә. «Рамазан — 2011» республика ифтарын Татарстан Диния нәзарәте президент аппараты, хөкүмәт, Казан мэриясе белән берлектә оештыра. Әмма бу ифтар ашында чакырылган кунаклар гына катнаша ала.
26 августта узачак ифтарның программасына килгәндә, президент кунаклары кичке җидедә Кол Шәриф мәчетендә җыела. Мәчеттә мөфти Илдус Фәиз һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясар дип көтелә. 19.54 сәгатьтә авыз ачып, ахшам намазы укыгач, Ярминкә мәйданында ифтар мәҗлесе башланып китә.
Ярминкә мәйданында ук «Зәкәт» фонды хәйрия акциясе оештырачак. Ифтар ашы тәмамлангач, өлкән кешеләрне махсус автобуслар өйләренә кайтарып куячак.
Шулай итеп, Татарстан тарихында беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә ифтар ашы оештырыла һәм анда республика президенты катнаша.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел