Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәренең 14 нче гимназиясендә беренче татар сыйныфы ачылачак. Мәктәп директоры Татьяна Глушкова сүзләренә караганда, милли сыйныф төзү идеясе күптәннән булган. Ник дигәндә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны бик күп икән. Ниһаять, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы татар мәдәнияте үзәге ярдәме белән татар классы булдырган.
Мәктәп программасына килгәндә исә ул башка программалардан берни белән дә аерылмый. Балаларга атнага өч тапкыр татар теле һәм мәдәнияте нигезләрен өйрәтәчәкләр. Татар мәдәнияте үзәге белгечләре сүзләренә караганда, уку китаплары инде кайтарылган. Укудан тыш балалар төрле түгәрәкләрдә дә шөгыльләнә алачак.
Бу эштә иң авыры — татар телендә яхшы итеп укыта алырлык, югары квалификацияле башлангыч сыйныфлар укытучысы табу булган. Ниһаять, узган атнада Мәгариф һәм фән министрлыгы шатлыклы хәбәр җиткергән: балаларны Казан университетын тәмамлаган белгеч укытачак.
Әйтергә кирәк, бүген Марий Эл мәктәпләрендә 35 мең укучы мари телен өйрәнә, шуларның 9 912се өчен ул — туган тел. Татар теле 1 023 укучы өчен укытыла. 93 бала удмурт телен өйрәнә, дип хәбәр итә «Марийская Правда» газетасы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел