Көз башыннан «Яңа гасыр»да «Башваткыч», «Аулак өй», «Һөнәр», «Иман» дигән яңа тапшырулар дөнья күрәчәк. Телерадиоширкәт башлыгы урынбасары Миләшә Айтуганова боларны Уфада чакта Азатлыкка белдерде.
Бу көннәрдә «Яңа гасыр» яңа иҗади елга әзерләнә. Гадәттә радио-телевидениеләр өчен көз башы мәктәпләр, югары уку йортлары һәм театрлар кебек үк яңача эш башлаган һәм яңа проектлар гамәлгә куйган бер чор булып тора.
Миләүшә Айтуганова шулай ук «Яңа гасыр»ның Самар һәм Сембердә дә хәбәрче бүлекләрен ачарга җыенуын белдерде.
Башкортстан башкаласына да ул шундый чираттагы бүлекне ачарга килгән иде. Моңа кадәр «Яңа гасыр» үз вәкиллекләрен Мәскәүдә, Екатеринбурда, Төмәндә, Ижауда һәм Әлмәттә булдырды.
Яңа проектлар турында сөйләгәндә, Айтуганова беренче итеп «Башваткыч» дигән яңа тапшыруны телгә алды. Анда тапкырлар татарча кроссвордлар чишәчәк. «Яңа гасыр» яңа сезонда татар халык иҗаты, фольклор үрнәкләрен күрсәтү өчен дә махсус урын бирә. Ул «Аулак өй» дип аталачак.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен төзелгән «Яшь ТНВ» да үзенең «Һөнәр» һәм «Иман» дип аталган сәхифәләрен булдырачак. Ул 2009 елның сентябрендә эшли башлаган иде, дип яза Азатлык.
«Яңа гасыр» — Татарстанның бердәнбер иярчен телеканалы, аны татар-башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрдә карыйлар. Аның тапшырулары 2002 елның 26 августында башланган иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел