12 август көнне Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Сугышчан ахирәтләр» ветераннар клубының очрашуы булачак. Очрашуда сүз Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова хакында барачак.
Бөек Ватан сугышы елларында хәрби-һава көчләренең батырлыклары хакында без тарих битләреннән яхшы беләбез. Татарстан егетләре һәм кызларының каһарманлыклары турында да горурланып искә алырлык вакыйгалар бик күп. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган татар кызы Мәгүбә Сыртланова — легендар очучылардан.
Музей хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Германиядән килгән туристлар бүгенге көнгә кадәр музейга куелган «Рус фанералары» (заманында немецлар рус самолетларын шулай атаган) һәм «Төнге убырлар» («Ночные ведьмы») экспозицияләрен кызыксынып өйрәнә. Экспозициядә М.Сыртланованың җәйге шлемын һәм шәхси документларының күчерелмәләрен күрергә мөмкин.
Чал тарих битләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән мәңгеләштерелгән шәхесләребез хакында белергә теләсәгез, музей залларына рәхим итегез!
Интертат.ру
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде