Төркиянең «ТРТ АВАЗ» дәүләт телевидениесе Чуашстанның Шыгырдан авылы турында тапшыру күрсәтте. «Анда бер авыл бар еракта» дип аталган программа Казан шәһәренең күренешләре белән башланып китте. Тапшыруда Шыгырдан авылының тормыш-көнкүреше, кече эшмәкәрлектәге уңышлары турында сүз барды. Шулай ук туй йолалары, татар аш-сулары белән бәйле гадәтләр аңлатылды. Шыгырданлыларның мәктәпләрдә милли мәдәниятне ничек яшәтүләре, милли гореф-гадәтләргә тугрылыклары турында кызыклы мәгълүматлар бирелде, дип яза «Татар-Информ».
Төрек телендә әзерләнгән бу тапшыру көненә ике мәртәбә эфирга чыгарылды. Киләсе көннәрдә ул әзербайҗан, казах, кыргыз, үзбәк, төркмән, албан, босния телләренә тәрҗемә ителеп, «ТРТ АВАЗ» каналында берничә атна күрсәтеләчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде