Тукай районында 6 ай эчендә Рамазан аена багышланган 500 дән артык чара үткәрелгән. Районның 5 мәхәлләсендә очрашулар оештырылган, вәгазьләр сөйләнгән, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
«Июнь-июль айларында 15 мәктәптә махсус җәйге лагерьлар оештырылды. Әлеге лагерьларда ислам әхлагы, дин нигезләре, гарәп теле дәресләреннән сабак бирелде. Лагерьлардан ата-аналар да бик канәгать калды, Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә, киләсе елларда мондый төрдәге мөселман лагерьларын арттыру нияте бар», — дип үзенең теләген җиткерде Тукай районы мөхтәсибе урынбасары, дәгъват бүлеге җитәкчесе Рәфыйкъ хәзрәт Гыйльфанов.
Шунысы да игътибарга лаек, Тукай районының «Якты юл» газетасында мөхтәсибәткә аерым бер кушымта каралган. Дин әһелләре район халкын очрашуларда гына түгел, атнага 2 тапкыр чыга торган газета аркылы да ислам әхлагы, дини бәйрәмнәр, шәригать кануннары белән һәрдаим таныштырып бара.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел