Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния назәрәте белән «Яңа гасыр» радиосы 24 августка «Игелекле галәм» исемле радиомарафон әзерли.
Янәшәбездә матур-матур киемнәргә, тәмле-тәмле ризыкларга кызыгып яшәүче балалар бар! Алар үзләрен кимсетелгән итеп түгел, кирәкле дип тойсын өчен талпыныш ясау кирәк!
Марафон көнендә җыелган акча республикабызның аз керемле гаиләләренә азык-төлек алуга тотылачак! Бүләкләр Ураза бәйрәме көннәрендә тапшырылачак. Мохтаҗ гаиләләр исемлеге ТР социаль яклау министрлыгыннан алынды.
Билгеле, бер марафон белән генә бар гаиләләргә дә ярдәм итеп булмаячак, әмма әлеге гамәлне башкалар да күтәреп алырга, дәвам итәргә мөмкин.
24 август — иртәнге җидедән башлап, 12 сәгать дәвамында "Яңа гасыр» радиосы эфирында дин әхелләре, иҗтимагый- сәяси эшлеклеләр, төрле оешма җитәкчеләре, хәйриячеләр, мәдәният әхелләре, газета-журнал битләрендә дини сәхифәләрне алып баручы журналистлар булачак. Шулай ук, изге нияттә булган тыңлаучылар да эфир аша үз фикерләрен җиткерә алачак.
Радиомарафонда һәркем катнашып үз өлешен кертә ала.
«Игелекле галәм» радиомарафонының исәп-хисап счеты:
Централизованная религиозная организация — Духовное управление мусульман Республики Татарстан
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Лобачевского 6/27
р/счет 40703810900028001187
в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805,
к/с 30101810000000000805
ОКОНХ 98700
ИНН 1655032502 КПП 165501001
ОКПО 27828170
«Радиомарафон»
Галәмебезне игелек нуры белән балкытыйк, гамәл дәфтәребезгә күркәм сәхифә языйк!

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел