Бронзадан ясалган Сөембикә һәм ярым ай сүрәтләнгән статэтка — Казанда узачак мөселман киносы фестивале җиңүчеләренә биреләчәк иң төп бүләк. Хәбәр иткәнебезчә, 6-11 сентябрь көннәрендә башкалабызда җиденче тапкыр мөселман кино фестивале узачак. Фестивальнең төп программасында егерме илдән 40 фильм тәкъдим ителәчәк, дип яза intertat.ru
Күркәм статуэтканың авторы — танылган скульптор Асия Миңнуллина. Асия Миңнуллина сүзләренә караганда, скульптураның өске өлеше түгәрәк. Түгәрәк — ул кояш, җир шары, тулылык һәм бердәмлек эмблемасы.Сөембикә манарасы — Казанның борынгы архитектура һәйкәле, Татарстан Республикасын һәм фестиваль уза торган шәһәрне дәлилләүче бер фал. Ә статуэтканың тота торган җире кинотасма белән уратып алынган, анда «Kazan» һәм «VII КМФМК» дип язылган.
Бронзадан койдырылган статуэткаларны Мәскәүдә эшлиләр. Автор ышандырганча, алар авыр түгел. Халыкара фестиваль бүләкләре дөньяның төрле почмакларына китәчәк бит.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел