Быелгы җәй күп кенә мәчет-мәхәлләләргә кызу урак өстен хәтерләтә, җәй башланып, балалар өчен аерым сабаклар, мөселман лагерьлары да оештырырга өлгермисең, инде Рамазан шәриф аена багышланган мәҗлесләр башланып китә. Шулай да республикабызның мөхтәсибәтләре сынатмыйлар.
Бу яктан Тукай районын күп кенә мөхтәсибәтләргә үрнәк итеп куярлык. Шушы ярты ел эчендә генә дә мөхтәсибәттә 500гә якын мәҗлес үткәрелгән, Калмия, Боерган, Күзкәй, Калмаш, Яңа Мусабай мәхәлләләрендә халык белән очрашулар булган, вәгазьләр сөйләнгән.
«Июнь-июль айларында мәктәп яшендәге балалар өчен Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Биклән, Калмия, Боерган, Күзкәй, Яңа поселыгы, Калмаш, Мусабай, Ташкичү, Сәмәкәй, Иске Абдул, Кече Шилнә, Новотроицк, Иштирәк мәктәпләрендә махсус җәйге лагерьлар оештырылды. Әлеге лагерьларда ислам әхлагы, дини нигез, гарәп теле дәресләреннән сабак бирелде. Лагерьлардан ата-аналар да бик канәгать калдылар, Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә, киләсе елларда мондый төрдәге мөселман лагерьларын арттыру нияте бар», дип үзенең теләген җиткерде Тукай районы мөхтәсибенең урынбасары, дәгъват бүлеге җитәкчесе Рәфыйкъ хәзрәт Гыйльфанов.
Шунысы да күркәм: Тукай районының «Якты юл» газетасында мөхтәсибәткә аерым бер кушымта каралган, дин әһелләре район халкын очрашуларда гына түгел, атнага 2 тапкыр чыга торган газета аркылы да ислам әхлагы, дини бәйрәмнәр, шәригать кануннары белән һәрдаим таныштырып баралар.
ТҖ МДН

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел