Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә «Бәләкәч» программасын гамәлгә ашыру хакында да сүз барды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ассызыклап узганча, «Бәләкәч» программасы буенча 29 яңа бакча төзелә, 110 сы капиталь төзекләндерелә һәм шәхси-дәүләт партнерлыгында вариатив формадагы 6 балалар бакчасы төзелә. Төзелеш эшләренә 2,1 млрд. сум финанслар бүленгән, шуның 2 млрд. сумы түләнгән. 1 августка 1,7 млрд. сум үзләштерелгән.
«Бүгенге көндә төзелеш һәм капремонт эшләре ахыргы этапка керде. Программаны гамәлгә ашыру графиктан алда бара. Темпларны киметмичә, барлык объектларда да эшләрне тәмамларга кирәк», -дип искәртте Ирек Фәйзуллин.
Президент Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, иң мөһиме — эшләрнең сыйфатын тәэмин итү. Мәктәпкәчә учреждениеләр өчен яхшы проектлар кирәк. Президент фикеренчә, Арчада әйбәт балалар бакчалары төзелгән.
Ирек Фәйзуллин җиткергәнчә, вариатив формада төзелә торган балалар бакчаларында 1470 урын булдыру ниятләнә. Казанда 1400 урынга исәпләнгән 5 объект, Чаллыда 70 урынга исәпләнгән шундый 1 объект төзелгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел