Бу санны «Российская газета» га Мәгарифне үстерү буенча федераль институтның милли белем бирү проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко китергән.
Артеменко биргән мәгълүматка караганда, Россиядә уку-укыту процессын туган телдә алып баручы мәктәпләр саны артканнан-арта. Әгәр дә 1990 елларда алар 13% булса, хәзер исә — 45% ны тәшкил итә икән.
Татарстан туган телдә укытучы мәктәпләр саны буенча Россиядә икенче урынны били. Бездә барлык мәктәпләрнең 53% ы балаларга татар телендә белем бирсә, Тыва республикасында исә мәктәпләрнең 80% ы тувин телендә укыта.
Конкрет милләт вәкилләренең туган телләрен белү-белмәү буенча китерелгән саннар тагын да шаккаттыра. Артеменко сүзләренә караганда, татарларның 95,5% татарча бик яхшы беләләр. Ә 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә күз салсак, 5 миллион 554 мең 600 татарның 4 миллион 488 мең 330 ы, ягъни 80 % ы үз телләрендә әйбәт сөйләшкән. Әгәр дә Ольга Артеменко узган елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча яңа мәгълүмат китергән дип уйласак, димәк 8 ел эчендә татарларның 15% ы татарча әйбәт итеп сөйләшә башлаган, дип хәбәр итә татар эшлекле газетасы Tatar.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел