Удмуртия башкаласы Ижауда яшәүче дин кардәшләребез шәһәр үзәгендә төзелүче мәчетнең сафка басуын түземсезлек белән көтә. Мәчет төзүчеләр шушы айларда тагын күп кенә эшләр башкарылуыннан шат. Тиздән иман йортының эче дә матур төс алачак.
Быелгы җәй айларында иман йортының эчен төзүчеләр нык үзгәрткән. Берничә атна эчендә биредә үзгәрешләр сизелерлек. Мәчет төзелеше фонды рәисе Нәгыйм Каюмов белән төзелеш эшләрен алып баручы Фнүн Мирзаянов сөенечләрен яшерми. Гыйбадәт бинасын яшәтү өчен мөһим эшләр башкарылуы хакында җиткерде алар. Күп кенә техник җиһазлар урнаштырылган, идәнне җылыту системасы куелган. Аны хәзер плиткә белән түшәргә генә калган.
Һава алыштыру системасы да сыйфатлы, озак еллар эшләр дип өметләнә милләттәшләребез.
Икенче катта матурлау эшләре башланган. Ир-атлар өчен тәһәрәтханә әзер дияргә була. Монда су торбаларын гына тоташтырасы калган. Әле күптән түгел бу бүлмәләрдә идәнне тигезләп бетон коялар иде, хәзер диварлар да, идәннәр дә, юыну урыннары да ялтырап тора.
Мәчетнең эчке эшләрен дә тиз темпта алып баралар. Гыйбадәт бинасын төзү фонды рәисе Нәгыйм Каюмов белән төзелеш эшләрен алып баручы Фнүн Мирзаянов әле ир-атлар катында һәм хатын-кызлар ягында башкарыласы эш әле күп дип җиткерсә дә, биредәге диварлар һәм колонналар ак төскә буялып, рәсемнәр төшерелгән. Аларны сыек кына яшел төскә буясы калган. Тиздән биредә төзелеш баскычларының кирәге калмас.
“Керем мәчетне карап торырга тотылачак. Анда торбалар заманча технологияләр кулланып тоташтырылачак”, диде мәчет төзелеше фонды рәисе Нәгыйм Каюмов.
Мөселманнар тиз арада иман йортының тулысынча төзелеп, сафка басуын көтә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел