Хаҗга бару теләген белдереп «Идел Хаҗ» төбәкара хаҗ үзәгенә 800 дән артык кеше тупланган. Әлеге оешма җитәкчесе Аяз Мингалиев әйтүенә караганда, узган ел белән чагыштырганда быелгы хаҗилар активрак. Рамазан аена кадәр инде 75 проценты теркәлү үткән. Хаҗга барырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
«Идел Хаҗ» төбәкара хаҗ үзәге хаҗ кылуның 4 төрле программасын тәкъдим итә:
«Кол Шәриф. Эконом»,
«Кол Шәриф. Стандарт»,
«Кол Шәриф. Плюс»,
«Сөембикә».
Алар бер-берсеннән хаҗиларга тудырылган шартлар һәм яшәү урыннарының төрлелеге белән аерыла.
Болардан тыш «Идел Хаҗ» үзәге «Хаҗга — туганнарың һәм дусларың арасында» дип аталган махсус акция башлады. Үзең хаҗга барасыңмы, юкмы, үзәккә туганнарыңны, дусларыңны алып килсәң, махсус бүләкләр бирәләр.
Ягъни, гаиләләре белән хаҗга баручыларга һәм хаҗ кылырга теләгән якыннарына «Идел Хаҗ» үзәгенә юл күрсәткәннәргә мондый төр бүләкләр каралган:
- хаҗ киемнәре,
- Согуд Гарәбстаны җирлегендә сөйләшер өчен 200 реал күләмендә акча салынган сим-карта,
- йокы капчыгы,
- Мәккәдә дини йола үтәр өчен корбан,
- хаҗга бармаганнар өчен Казанда дини йола үтәр өчен корбан,
- акчалата премия,
- хаҗга барырга ташлама.
Программаларның шартлары һәм акция белән 8 800 200 4808 түләүсез телефонына шалтыратып тулырак танышырга мөмкин, дип яза «Идел Хаҗ» үзәге рәсми сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел