Казан мэры Илсур Метшин инде 17 ел рәттән Ураза тота һәм башкаларга да киңәш итә. Аның үрнәгенә инде 13 яшьлек кызы да ияргән. «Дин тоткан кеше начарлыктан ерак тора», — дигән фикердә шәһәр башлыгы. Метшин яшьләрнең дингә тартылуын да уңай күренеш дип саный.
«Төгәл генә әйтә алмыйм, 17-нче ел рәттән Ураза тотамдыр, — ди Илсур Метшин KZN.RU порталында узган онлайн-конференция барышында. — Уразаны тормыш иптәшем дә, зур улым да тота. Быел кызыбыз да сөендерде. Аңа 13 яшь, ул беренче адымын ясады».
Исегезгә төшерәбез, 1 августтан мөселман халкы өчен изге булган Рамазан ае башланды.
Ураза — ул изге Рамазан аенда кояш батканчыга кадәр судан, ризыктан, якынлык кылудан тыелу. Ураза тотуның мәгънәсе үз эченә иман ныклыгын, рухи үсешне, яшәү рәвешенә анализ ясауны күз алдында тота.
Мэр Казан яшьләренең дингә тартылуын билгеләде. «Шәһәребездә яшьләр арасында дингә тартылганнар шактый. Бу бик яхшы. Динле кеше начарлыктан ерак тора», — дип саный Илсур Метшин. Шәһәр Мэры сүзләренә караганда, аның командасында дини традицияләрне үтәгән кешеләр шактый.
«Казанның спорт башкаласы булуыннан тыш, Россиянең рухи башкаласы булуын да теләр идем», — дигән өметен белдерде Илсур Метшин. — Тынычлык, милли килешү — шәһәребезнең төп символы».
Әлегә ураза тотмаучыларга Мэр рухи яктан чистарынуга беренче адымнарын ясап — берничә көн ураза тотып карарга киңәш итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел