Кичә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда оператив киңәшмә үткәрде, анда «Булгария» теплоходы һәлакәтенә бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эшләренең барышы хакында докладлар тыңланды, дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитеты сайтында.
Киңәшмә алдыннан Александр Бастрыкин Куйбышев исемендәге завод территориясендә урнашкан докта («Булгария» теплоходын шунда китерделәр) булды. Ул биредә тикшерү эшләренең барышы белән танышты.
Киңәшмә барышында тикшерү төркеме әгъзалары докладлар белән чыгыш ясады, җинаять эшләре буенча тикшерүчеләр тарафыннан җыелган материаллар гомумиләштерелде һәм аларга анализ ясалды. Киңәшмәдә тагын бер мәртәбә тикшерү эшләренең әһәмияте билгеләп үтелде, фаҗигадә гаепле барлык кешеләрне ачыклау һәм аларны җинаять җаваплылыгына тартуга юнәлдерелгән алдагы тикшерү чараларының планы эшләнде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел