Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инициативасын хуплап, прокуратура органнары хезмәткәрләре «Булгария» теплоходында зыян күргән гражданнар, шулай ук әлеге фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләрендә диярлек фаҗиганең беренче көннәрендә үк прокуратура хезмәткәрләре үз хезмәт коллективларында зыян күрүчеләрнең гаиләләре өчен акча җыюны оештырды.
Моннан тыш, ТР прокуратурасы органнары хезмәткәрләре Республика хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре советы һәм «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды тарафыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан ачылган хәйрия фондына үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерде.
Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучыларның туганнарына күчерелгән акчаның күләме 669 мең сум тәшкил итте.
Һәлакәт корбаны булган гражданнар өчен акча һәм әйберләр җыю дәвам итә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде