2011 елның 29 июлендә Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре «Апрель» реабилитацион үзәгендә «Туган көн» исемендәге чара үткәреп кайтты. Махсус чакыртылган аниматорлар чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балаларның кәефләрен күтәрделәр, бәйрәм концерт номерлары һәм уеннар белән үрелеп барды. Туган көннәре җәйге айларга туры килгән балаларга бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан Казан шәһәренең мөхтәсибе, «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбының ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәнов та балаларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде, ата-аналарга сабырлык, түземлелек теләде.
Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова: «Мондый төрдәге чаралар киләчәктә дә булачак, бүгенге бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, аларга тирә-юньдәгеләрнең игътибары, җылысын тою бик тә мөһим. «Туган көн» исеме астындагы чара моны янә раслады. Киләчәктә дә «Апрель» реабилитацион үзәгенә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз», — дип ышаныч белдерде.
Үткәрелгән чарадан «Апрель» реабилитацион үзәге хезмәткәрләре дә, ата-аналар да бик канәгать калдылар.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде