Татар мөселман балалары өчен Зөя утравында уздырылган «Изге юл» лагеры үз эшен тәмамлады. Казанның Кабан арты мәчете оештырган җәйләүдә 30 ир бала ял итте, дин сабагы өйрәнде. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Кабан арты мәчете җәйләү турында видеоролик әзерләгән, дип яза tatartime
Бүген Казан шәһәрендә Кабан арты мәчете иң актив эшчәнлек алып бара. Мәчетнең имам-хатыйбы Сәидҗәгъфар Лотфуллин татар һәм урыс телләрендә дини җыентыклар, китаплар чыгара, видеоязмалар әзерли. Казан арты мәчетендә ярлылар өчен бушлай ашханә эшләп тора. Кабан арты мәчете Казанда яңа мәчетләр салу эшен дә башлап йөри. Мисал өчен, «Гаилә» мәчетен төзү өчен акча биредә җыелды.
Сәидҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин мәктәпләр, ятимнәр йортларындагы балалар өчен төрле чаралар оештырып, аларны дингә җәлеп итә. Ел саен мәчет янында балалар өчен лагерь оештырыла. Ә быел «Изге юл» лагеры Зөя утравы җирендә уздырылды. Аны үткәрүдә Русия Ислам Университеты да катнашкан. Үз тәҗрибәләрен башка мәчетләр, мөселман өммәте белән уртаклашу максаты белән, Кабан арты мәчете «Изге юл» турында видеоролик әзерләгән.
«Изге юл» лагеры турындагы видеоязманың сылтамасы: http://www.youtube.com/watch?v=aHhKGp2yNZQ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде