3 август көнне 11 сәгатьтә KZN.RU Казан Мэриясе порталында Илсур Метшин белән онлайн-конференция була. Казан Мэры видеотрансляция ярдәмендә туры эфирда Интернет кулланучылары сорауларына җавап бирәчәк. Онлайн-конференция темасы — Казанда йортларны һәм ишегалларны капиталь ремонтлау.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елда Казан Мэрының шәһәр халкы һәм Интернетны кулланучылар белән интерактив аралашуның яңа — онлайн-конференция форматы булдырылды. KZN.RU порталында 23 апрель һәм 16 июнь көннәрендә ике онлайн-конференция үткәрелде. Аларның һәрберсендә шәһәр башлыгына шәһәр халкын борчыган, төрле өлкәләргә караган 200-250 сорау килеп иреште.
Онлайн-конференция барышында 1 сәгать дәвамында Илсур Метшин KZN.RU порталы укучылары сорауларына җавап бирде. Конкрет проблемалар һәм мөрәҗәгатьләр буенча оператив йөкләмәләр бирелде. Мэрга сорау биргән KZN.RU порталының барлык укучылары йә онлайн-конференция барышында яисә Мэр имза куйган рәвешендә җавап алды.
KZN.RU порталында һәм Казан Мэры сайтында стенограмма һәм онлайн-конференцияләрнең видеоверсияләре басыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел