1 августка каршы төндә мөселманнарның Изге Рамазан ае башлана. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Анда мөселманнарны көннәрнең озынлыгы, төннәрнең кыскалыгы куркытырга тиеш түгел, диелгән.
Мөфтинең мөрәҗәгатен Сезгә дә тәкъдим итәбез. «Рамазанны без һәрвакытта да шатланып, күтәренке рух белән каршы алабыз һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылабыз. Изге Коръәндә әйтелгән: «Бу зикер ителгән көннәр Рамазан аедыр, ул айда Коръән иңдерелде.
Ул Коръән адәмнәр өчен туры юлны күрсәткән һәм ачык дәлилләре булганы хәлдә, хәләл, хәрам һәм башка хөкемнәр белән, янә хак һәм батыйль арасын аеручы булып иңде. Һәркем сездән әзер булса, ягъни Рамазан аенда шәһәрдә торучы булучы, ул айда ураза тотсын, һәркем сырхау яисә сәфәрдә булса, андый кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә. Аларга тоткан уразаларының казасын шул көннәр кадәр башка көннәрдә тоту лязем. Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек теләр, авырлык һәм читенлекне теләмәс. Янә сезне туры юлга күндергәне өчен сезнең Аллаһы Тәгаләне олуглык белән искә алуыгызны яки гает намазында аңа тәкбир әйтүегезне теләр. Шаять, сез Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкрана калырсыз» (2:185).»
Рамазан — барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Ай дәвамында без үзебезнең калебебезне чистартабыз, иманыбызны ныгытабыз, энергия җыябыз, тулы бер еллык көч туплыйбыз», диелә Илдус Фәизнең Рамазан ае уңаеннан әзерләнгән мөрәҗәгетендә.
Быел күпләр Уразаның эссе вакытта туры килүен искә алды. Мөфти сүзләренчә, Аллаһның барлык сынауларын да үтәргә тырышырга кирәк.
«Рамазан аенда ураза тоту һәрбер мөэмин мөселман өчен фарыз гамәл. Ураза — ул ризыктан һәм судан гына тыелып тору түгел, ә иң беренче чиратта үзеңнең рухыңны чистарту, иман ныклыгына ирешү. Әлеге айның һәр минуты кыйммәтле, шуңа да Аллаһы алдында зур җаваплылык белән үткәрергә тиешбез, бары шул чакта гына Аның киң рәхим-шәфкатенә ирешербез.
Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә үткәрергә язсын, төннәрне Аллаһыга зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!», ди Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз.
Рамазан аенда Ураза тоту тәртибк туында да берничә сүз әйтеп китик. Уразага кергәнче, иң башта ният кылына.
Ният һәм ифтар догасы. Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип. Гарәпчә ният кылу мәстәхәб булыр:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Авыз ачканнан соң: «Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү». — Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел