31 июльдә, кояш баю белән, кичке сәгать туларга җиде минутта (20.53) мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Бу көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазалары (Рамазан аенда укыла торган махсус намаз) укыла.
Ә ураза үзе 1 августта тотыла башлый. ТР мөселманнары Диния нәзәрате рәсми сайтында сәхәр (ашап, иртән уразага керү вакыты) һәм ифтар (авыз ачу), намаз вакытлары бирелгән.
Анда шулай ук сәхәр һәм ифтар вакытында укыла торган догаларны да табарга мөмкин.
Ният һәм ифтар догасы. Сәхәр ашап бетергәч, уразага «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә», — дип ният кылына. Татарчасы: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, -дип әйтелә.
Авыз ачканнан соң, ифтар догасы укыла: «Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү». — Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде