Түбән Каманың «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексында елдагыча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй оештырылды, дип хәбәр итә «Түбән Кама телерадиокомпаниясе».
Чарада катнашучылар 28 спорт төре буенча көч сынашты. Ярышучылар арасында грек-рим көрәшчесе буларак танылган Алмаз Гатиятов та бар иде. Ул Гомумроссия бәйгеләренең өч тапкыр призеры. Аның шулай ук күп кенә яулап алынган республика бүләкләре дә бар.
Армспортта Рәмис Вильданов белән Людмила Соколова беренче урыннарны бүлеште. Узышта исә Ләйсән Миңнеханова белән Роберт Миндубаев иң әйбәт күрсәткечләргә иреште. Урындыкка кул белән тотынып, гәүдәне күтәрүдә беренче урынны шулай ук Ләйсән Миңнеханова яулады. Шашка ярышларында Николай Воробьев, шахматта Илдүс Мирзиев белән Людмила Соколовалар иң яхшы уенчылар рәтенә чыкты. Өстәл теннисы буенча Рәмис Фәтхетдинов җиңүче дип табылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел