28 июль көнне «Салават күпере» санаториесендә «Сәламәт тән — сәламәт рух» профильле сменасы эшли башлаячак.
Бу лагерь Татарстанда бердәнбер милли лагерь булып санала һәм Яр Чаллы шәһәрендә 2008 елдан башлап һәр елны уздырыла. Анда Казан, Әлмәт, Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстаннан да 9-14 яшьлек балалар катнаша. Смена 27 июльдән 13 августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Чаллы шәһәренең рәсми сайты.
Лагерьнең программасы бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Анда психолог белән индивидуаль дәресләр, әхлак мәсьәләләре, әкият терапиясе дә каралган. Балалар төрле спорт уеннарында гына түгел, ә милли уеннарда да күңел ача алачак.
Иң мөһиме исә аларга туган телләрен камилләштерү максатыннан татар теле дәресләре керәчәк. Лагерьда татар милләтенең мәдәниятен өйрәнү буенча да чаралар уздырылыр, дип көтелә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде