Биектау муниципаль районы үзәгендә яңа мәчет нигезенә беренче субай кагылды, дип хәбәр итә «Биектау хәбәрләре».
Соңгы елларда, бөтен республикадагы кебек үк, район авылларында да мәчет салу эшләре активлашып киткән. Хәзерге вакытта районда халыкка, шул исәптән яшьләргә, рухи-әхлакый тәрбия бирү белән шөгыльләнүче 38 Аллаһ йорты эшли. Биектау авылында 2 мәчет, ә район үзәгендә, бу мәсьәләне мөселманнар әледән-әле кузгатып торса да, ул шушы вакытка кадәр булмаган.
Аллаһ йорты салыначак урынга имам-мөхтәсиб Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән бергә мәчет картлары җыелды. Алар Коръән сүрәләрен укыды, тәкъбир әйтте, төзүчеләргә уңышлы эшләүләрен һәм объектны озакка сузмыйча файдалануга тапшыруларын теләде. Нигез ташын салуда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, төзелеш оешмасы җитәкчеләре катнашты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел