Кавказ халыклары университеты Гомумроссия күләмендәге Гарәп каллиграфиясе ачык конкурсын ачык дип белдерде. Әлеге конкурста Башкортстан, Ингушетия, Ставрополь, Чечен республикасы, Татарстан, Мәскәүдән һәм башка Россия регионнарыннан һәр ел саен актив катнашып киләләр. Быел ул 9нчы тапкыр уздырыла, шул уңайдан Гомумроссия Гарәп каллиграфиясе конкурсының оештыручылары, татарстанлыларны әлеге бәйгедә елдагыча актив катнашырга чакыра, дип хәбәр итә ТҖ МДН.
Конкурсның максаты — гарәп каллиграфиясе язуы белән кызыксынган һәм шундый сәләткә ия булган яшьләрне барлау, рухи камилләшүгә ирешергә булышу, дөньякүләм мәдәниятенең аерылгысыз өлешен алып торучы гарәп-мөселман мәдәниятенә тарту, псевдоислам һәм экстремистик идеологияләрен таратуга каршы тору.
Эшләр гарәп каллиграфиясендә эшләнергә тиеш (сүз, мәкаль, берәр гыйбарә, Коръәннән аять тә китерә аласыз), гарәп язуының стилен сайлау –конкурсантның карамагында.
Конкурска тапшырыласы эшләр А4 (альбом бите) яисә А3 (ике альбом бите) форматларында булырга тиеш. Эшләрне бәяләгәндә, иң беренче чиратта, хезмәтнең оригинальлегенә һәм үзенчәлегенә игътибар ителә. Тапшырыласы эшкә нәсх стилендәге текст та (рус теленә тәрҗемәсе белән) бирелергә тиеш.
Конкурста катнашучылар үзләре турында тулы мәгълүмат — фамилия, исеме, әтисенең исеме, уку яки эш урыны, яше — җиткерәләр.
Эшләрне 2011 елның 15 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: 368000, Дагыстан Республикасы, Хасавюрт шәһәре, Батырморзаев урамы, 8, Кавказ халыклары университеты.
Конкурста яшь чикләүләре юк — теләгән һәркем катнаша ала.
Конкурсның нәтиҗәләре, бүләкләү тантанасы 2011 елның 15 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Рәсүл Гамзатов исемендәге Дагыстан Республикасы Милли китапханәсендә Махачкала шәһәрендә үтәчәк (Гамзатов проспекты, 43).
Элемтәләр өчен телефон: 89094869657, 89604146435.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел