Бүген 2 сәгать 55 минутта эзләү операциясе барышында Идел төбеннән су өстенә күтәрелгән «Булгария» теплоходында ике хатын-кыз мәете табылды. Алар трюмның алгы өлешендә 25 нче һәм 46 нчы каюталарда булган. Тикшерү чараларыннан соң, мәетләр аннан алынып, Казанга — республика суд –медицина экспертизасына юлланды, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының пропаганда бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исемлеге буенча, шулай итеп, «Булгария» фаҗигасендә һәлак булган барлык 122 кешенең мәете табылган. Министрлыкта аңлатуларынча, белгечләр тагын бер кат судноны җентекләп тикшереп чыккач кына, эзләү операциясенең тәмамлануы турында әйтеп булачак.
Хәзерге моменттта 3 хатын-кыз мәете танылмаган, аларның берсе кичә үк табылган булган. Болар экипаж әгъзалары Галина Михайловна Батанова (07.02.1954) белән Александра Александровна Захарова (06.01.1993) һәм пассажир Фирая Мәхмүт кызы Яһүдина (09.12.1944) булырга тиеш.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел