25-31 июль көннәрендә Казан шәһәрендә XXI Татар яшьләре көннәре уздырыла. Бу көннәрдә башкалабыз Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән, татар милләтенә, мәдәниятенә битараф булмаган егет-кызларны үзенә җыя.
Бу чара 1990 елдан башлап һәр елны уздырыла. Аның төп максаты этник кыйммәтләр аша яшь буынның милли-мәдәни үсешен арттыру, ил тормышына актив мөнәсәбәт һәм патриотизм тәрбияләү.
Чараның төп оештыручылары Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге.
Быел бу җыенда Россиянең 31 субъектыннан һәм Әзербайҗан, Казахстан, Кытай, Латвия, Төркия, Чехия кебек чит илләрдән 180 делегат катнашачак. Алар өчен күптөрле семинар, тренинглар, түгәрәк өстәл, диспутлар оештырылачак. Татар теле, тарих, дин, вокал, хореография буенча дәресләр укыту да каралган. Бу эшне республикабызда атаклы, бар кешегә яхшы таныш шәхесләр алып барачак, дип яза Интертат.ру.
«Татар яшьләре көннәренең эшчәнлеген җыелып бер сөйләшү, гапләшү, фикер алышуга гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Иң мөһиме, чара азагында башка регион татар яшьләре яңадан-яңа идеяләр белән таралыша һәм шуларны үзе яшәгән төбәктә дә тормышка ашыра башлый. Ә бу безнең өчен бик мөһим», — ди «Идел» яшьләр үзәге директоры вазифасын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел