Әлмәт муниципаль районының Түбән Мактама бистәсендә 2 нче мәчет ачылу тантанасы узды. 100 кешегә исәпләнгән әлеге мәчет «Нурлы» исемен йөртәчәк, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары» газетасы.
Изге Рамазан ае алдыннан узган әлеге тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз катнашты. Бәйрәмне ачып, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбакиров мәчетләр саны елдан-ел артуына куанычын белдерде һәм яңасының райондагы 36 нчы изге йорт булуын билгеләп үтте. Аны төзү эшләре 2007 елның маенда башланып китә. Яңа мәчетнең хәзерге имамы Абдулла хәзрәт җитәкчелегендә бер төркем өлкәннәр төзү эшләрен башлап җибәрү өчен җирләрне рәсмиләштерү эшенә керешә. Төзелешнең иганәчесе — «Татнефть» ААҖ нең контрактлар теркәү бүлеге җитәкчесе Хәмит Кавиев. Ул җирне рәсмиләштерүдән башлап, мәчет ачылу тантанасына кадәр булган бөтен чыгымнарны диярлек үз өстенә ала. Мәчет төзелешенә барлыгы 3,5 млн. сум акча тотыла. Шулай ук бу төзелештә «Арслан» предприятиесе, «Татнефтегазпереработка» һәм «Елховнефть», «Ямашнефть» идарәләре, «Татех» ЯАҖ һәм Х.Кавиевның Ирандагы һәм Төркмәнстандагы хезмәттәшләренең, улы Айратның өлеше зур була. 7,5 метрлы мәчет манарасы «Арслан» предприятиесе тарафыннан эшләнелеп куела, ә ярымай Бөгелмә механика заводында коела.
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рәфыйк Минәхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә мәчетләргә өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә йөрүе куанычлы хәл. Димәк, яңа мәчет тә буш тормаячак. Биредә моның өчен барлык шартлар да тудырылган: ир-атлар, хатын-кызлар өчен җиһазландырылган гыйбадәтханә заллары, ислам дине нигезләрен өйрәтү бүлмәләре бар. Р.Ф.Әбүбакиров тантана барышында мәчет төзелешенә өлешләрен керткән фидакарьләрне Әлмәт муниципаль районы һәм башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел