КФУда мөселман илләре һәм ислам икътисады белгечләрен әзерли башлаячаклар. Вузның Көнчыгышны өйрәнү институтында узган ел ачылган төбәк һәм ислам кафедрасы җитәкчесе профессор, икътисад фәннәре докторы Ренат Беккин: «Без санаулы белгечләр әзерләячәкбез«, — ди.
Ислам икьтисады белгече фикеренчә: »Ике чит телне генә түгел, билгеле бер төбәк үзенчәлекләрен өйрәнгән белгечләр дәүләт хезмәтендә, дипломант буларак, коммерциядә һәм фәндә — бар җирдә кирәк. Федераль хөкүмәт КФУны ислам дөньясын өйрәнүгә һәм Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлек алып баруына яраклы сыйфатлы белгечләр әзерләүче үзәк вуз итеп күрә».
Шушы көннәрдә вуз «чит ил төбәкләрен өйрәнү» юнәлешендә белгечләр әзерләүгә лицензия алды. Әлегә укырга теләүчеләрне контракт нигезендә җыялар, августта сигездән алып унбишкә кадәр бюджет урын барлыкка киләчәк.
Биредә ныклап инглиз телен, ким дигәндә бер шәрык телен укытуга һәм мөселман илләрен, ислам икьтисадын өйрәтүгә басым ясаячаклар, дип хәбәр итә ksu.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел