Республика суд-медицина экспертизасы бюросында хәбәрсез югалганнарның туганнарына һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен фельдшерлык пункты оештырылган. Биредә шулай ук психологлар, суд психиатр-эксперты, нотариус, ЗАГС, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе кизү тора.
Бюрода тән җәрәхәтләрен ачыклау, «Булгария» теплоходы һәлакәткә юлыкканда сәламәтлеккә зыян килү дәрәҗәсен билгеләү максатыннан 73 коткарылган кешегә карата суд-медицина экспертизасы үткәрелгән.
Татарстан хастаханәләрендә (Казан, Чаллы, Баулы, Яшел Үзән, Чистай, Лаеш районы) 11 кеше дәвалана. Аларның җидесе — «Булгария» теплоходы баткан вакытта зыян күрүчеләр, дүртесе — һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең туганнары. Хастаханәгә шулай ук 2011 елгы бер бала китерелгән.
Алар арасында хәле авыр пациентлар юк, хәлләре канәгатьләнерлек, тотрыклы, барысы да кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән.
10 июльгә хастаханәләргә барлыгы 27 кеше китерелгән, шуларның икесе — балалар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде