Хәзерге вакытта «Булгария» теплоходы баткан урында бертөрле, ялыктыргыч эш бара. Краннарның берсе «Булгария» янында су төбен чистарта.
Искәртеп узабыз, кичә теплоходны турыларга елга төбендәге калкулык комачаулады.
Су төбен чистарту эшләре төн уртасында башланды. Теплоходны су төбеннән күтәрү буенча оператив штаб җитәкчесе Виктор Олерский ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта төп бурыч — судноның авышлыгын ким дигәндә 3 градуска кадәр киметү.
Виктор Олерскийның сүзләренә караганда, теплоходны су төбеннән күтәрү эшләре план нигезендә бара, дип яза «Татар-Информ».
Графикны үтәүгә бары тик һава торышы гына комачауларга мөмкин. Искәртеп узабыз, кичә «Булгария»не су төбеннән күтәрү эшләре яшенле яңгыр аркасында тукталды. Бу эштә тагын бер кыенлык бар. Белгечләрнең берсе ачыклык керткәнчә, эштә елга төбендәге дуен бик тә комачаулый — ул теплоходны үзенә суыра.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел