21 июльдә 15.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе белән матбугат конференциясе узачак. Фестиваль Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә үтә.
Матбугат конференциясендә Россиянең танылган кино белгече һәм кино тәнкыйтьчесе, фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Кудрявцев (Россия); режиссер, драматург, язучы, фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Салават Юзеев (Россия, Татарстан); фестивальнең программа директоры һәм сайлап алу комиссиясе әгъзасы Илшат Латыйпов (Россия, Татарстан); җәмәгатьчелек белән элемтә директоры һәм фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Морад Секакмия (Россия); режиссер, фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Ингрид Демец (Италия); фестивальнең директоры Владимир Батраков (Россия, Татарстан) катнаша.
Комиссия эшләгән дәвердә аның әгъзаларына дөньяның 40 иленнән (Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Бөекбритания, Италия, Мексика, Греция, Һиндстан, Испания, АКШ, Россия, Казакъстан, Үзбәкстан һәм башкалар) 300 дән артык фильмны карау бурычы тора.
Фильмнарның күбесен Иран, Төркия, Россия һәм Үзбәкстан тәкъдим итте. Сайлап алу комиссиясенең эше фестивальдә катнашу өчен гаризалар кабул итү белән бергә үрелеп барды һәм ул 21 июльдә төгәлләнәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел