6-11 сентябрьдә Казанда узачак VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең кинотасмаларны сайлап алу комиссиясе рәисе итеп Сергей Кудрявцев билгеләнде. Россиядәге танылган кино белгече, кинокритик 20 июльдә беренче тапкыр Казанга киләчәк.
Сайлап алу комиссиясенә шулай ук режиссер, драматург, язучы Салават Юзеев, кинофестивальнең программалар директоры Илшат Латыйпов, фестивальнең иҗтимагый элемтәләр буенча директоры Мурад Секакмия, Италия режиссер Ингрид Демец керде.
Сайлап алу комиссиясе үз эшен 20 июльдә башлар дип көтелә.
Казан кинофестивале оештыру комитетына 40 илдән 300 заявка кергән. Алар арасында Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Бөекбритания, Италия, Мексика, Греция, Һиндстан, Испания, АКШ, Россия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башкалар бар. Күпчелек ленталар — Иран, Төркия, Россия һәм Үзбәкстаннан.
Казан кинофестиваленең программалар директоры Илшат Латыйпов сүзләренә караганда, конкурска кырыкка якын фильм (барлык заявкаларның 15 проценты) кертелә.
Конкурс программасына кермәгән, ләкин тамашачы өчен кызыклы фильмнар фестивальнең «Азия киңлеге», «Татарстанда эшләнгән» дип аталган конкурстан тыш тематик блокларында күрсәтеләчәк. И.Латыйпов сүзләренә караганда, профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән яңа үзбәк киносына аерым программа багышлана, дип хәбәр итә «Татаркино» матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел