ТР Министрлар Кабинетында Татарстан балалар бакчаларына «электрон чиратны» оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Киңәшмәне ачып, И.Халиков балаларның ата-аналарыннан Татарстандагы балалар бакчаларына «электрон чират» системасын камилләштерү буенча күп кенә фикерләр һәм тәкъдимнәр килүе хакында хәбәр итте. ТР Хөкүмәте башлыгы электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә гражданнар белән элемтә булдыру кирәклеген ассызыклады. Илдар Халиков республика элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоровка электрон хезмәтләр системасын фикер һәм тәкъдимнәр калдыру мөмкинлеге белән тулыландырырга күрсәтмә бирде, өстәвенә аларның һәркайсы турыдан-туры ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының тиешле идарәсенә килергә тиеш.
«Электрон чират» электрон бюрократиягә әверелергә тиеш түгел», — дип ассызыклады И.Халиков.
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, 2011 елның 22 мартыннан Татарстанның барлык районнары да балалар бакчаларына «электрон чират» системасына күчкән, 1 июньнән исә барлык балалар бакчаларын комплектлаштыру әлеге система нигезендә башкарыла.
Хәзерге вакытта чиратка кую буенча гаризаларның яртысына якыны Интернет аша кабул ителә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел