Әлеге лагерьны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җитәкчелегендәге Төмән казыяты оештырып үткәрде. Матди ярдәмне шушы оешма, милли эшләр комитеты, өлкә татарлары Конгрессы Идарәсе җитәкчесе Ринат Насыйров һәм башка иганәчеләр күрсәтте.
Лагерьның максаты — балаларны, яшьләрне ислам дине кануннары белән таныштыру, аларны намаз укырга өйрәтү, иман хисе белән илгә тугрылык хисе тәрбияләү иде.
Чатырлардан корылган лагерьда 40 кеше яшәде, көндезләрен килеп ял итүчеләр дә күп булды, көндезге лагерьга 200 кеше кабул итү мөмкинлеге булдырылган иде.
Лагерь дин буенча әңгәмәләр, намаз уку, спорт ярышлары һәм төрле уеннар, табигать белән һәркем үзе теләгәнчә аралашуны үз эченә алган программа буенча эшләде, балык тотучыларга ятьмәләр, печән чабарга теләүчеләргә чалгылар да әзерләнгән иде.
Лагерьны ачу тантанасында милли эшләр комитеты хезмәткәре Рифкать Насыйбуллин, Төмән шәһәренең «Аванпост» патриотик тәрбия бирү җитәкчесе — полковник Алесей Попов, «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») оешмасы җитәкчесе урынбасары — Әфган сугышы ветераны Рәүф Садыйков, ил чиген саклаучылар җәмгыяте рәисе — запастагы капитан Илгиз Шәрипов, лагерьны оештыручылар Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән ошбу Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ильяс Рафиков һәм башка шәрәфле кунаклар катнашкан иде. Аны ябу тантанасы шул тирәдәге астана (Себергә Ислам динен алып килгән бохаралы шәех кабере) ярты чакрым аралыкны тәкъбир әйтеп барып, шәех рухына дога уку белән тәмамланды, дип хәбәр итә «Татар-Информ».
Узган ел мондый лагерь Төмән районының Индрәй күле буенда оештырылган иде. Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның әйтүенә караганда, быелгы лагерь Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге казыяты оешуга 10 ел тулуга багышланып үткәрелде

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел