Сакмар районы Татар Каргалы авылының Куш Манара мәчете каршында мөселман балалары өчен ике атналык дини алан ачылды.
Оренбур төбәгенең төрле якларыннан һәм Башкортстаннан төрле яшьтәге 25 кыз ислам дине нигезләрен үзләштерә, ял итә.
Дөрес итеп яулык бәйләргә, Коръән, намаз укырга — боларның барысына да Каргалы авылының Куш Манара мәчете каршында оештырылган мөселман лагерендә өйрәтәләр.
Мәсәлән,тәрбияче Рәмилә Абдуллова кечерәкләрне яулык бәйләргә өйрәтә. Яулыкта йөрү — кызлар өчен оештырылган мөселман аланының төп шарты.
Әлеге лагерь җәй айларында 10 елдан артык эшләп килә. Кызларга сигез тәрбияче, шәфкать туташы, пешекче беркетелгән. Тәрбиячеләре берничә ел элек кенә үзләре дә мондый аланнарда дини белем алган булса, бүген алар — мөгаллимнәр.
Шундый тәрбияче кызларның берсе, хәзер инде югары уку йорты талибәсе Лаура Сингәрәева.
Монда кечкенәләр өчен иртәнге намазга басу шарт түгел, әлеге адым теләк белән эшләнә. Шулай да кызлар иртән торып өйрәнгән. Алай гына да түгел кызлар монда аш осталыгы нигезләрен дә үзләштерә.
Кечкенә балалар өчен оештырылган әлеге ике атналык дини алан төбәктә бердәнбер. Шулай да аның үз гореф-гадәтләре бар. Дин дәресләреннән башка, төрле түгәрәкләр, спорт уеннары, авылның өч мәчетенә, тарихи урыннарына, Оренбурга экскурсияләр оештырыла. Киләсе атнадан эшен яңа алан башлаячак — бу юлы инде малайлар өчен.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде