Һәлакәттә батып үлгәннәрне фаҗига урынында һәм аннан 200 чакрымга кадәр тирәлектә 220 кеше тәүлек әйләнәсе эзләү белән параллель рәвештә, «Булгария» теплоходын су төбеннән чыгару буенча эзерлек эшләре алып барыла. «Могучий» һәм «351» авыр йөк краннары килеп җитәргә тиеш, икенчесе иртәгә көннең икенче яртысында көтелә. Хәзер, шушы 2 краннан тыш, судноны күтәрү операциясен гамәлгә ашыру өчен, барлык чаралар, җиһазлар, көчләр тупланган. Ләкин судноны өскә күтәрү бик четерекле, технологик яктан озакка сузыла торган катлаулы эш, шуңа күрә, кайсы көнне су төбеннән күтәреләчәге әлегә тәгаен генә билгеле түгел, чөнки эзерлек эшләренең күләме зур.
Операциядә катнаша торган суднолар һәлакәт урынында тупланганнан соң да әле тәүлектән артык вакыт кирәк булачак, ягъни эләктердем дә чыгардым түгел. Судноны күтәрү эшендә РФ Оборона министрлыгының 40 нчы фәнни тикшеренү институты белгечләре, «Подводречстрой» белән берлектә, җәлеп ителә, махсус әзерлек узган 23 водолаз шуның буенча эшли. Искәртеп үтәм: судноны чыгарып докка китергәннән соң да кешеләрне эзләү, судно яткан су төбен тикшерү эшләре дәвам иттереләчәк, чөнки һәлакәт сәбәпләрен ачыклау өчен дә кирәк, шулай булгач, водолазлар аннары да эш урынында калачак.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында коткару операциясе мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышыннан соң журналистлар белән очрашкан РФ транспорт министры Игорь Левитин шулай дип белдерде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел