Ислам диненә кагылышлы яңа басмалар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
«Хәдисләр — тормыш юлдашыбыз» — «Иман» нәшриятында дөнья күргән яңа китапларның берсе әнә шулай дип атала. Буа районында яшәүче китап авторы Мөнир Борһанов 140 хәдисне шигырь юлларына салган.
Шушы көннәрдә «Иман» нәшриятында басылган икенче татарча дини басма — «Каза намазлары». Татарстанның Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе, көньяк-көнбатыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов китабында укылмый калган намазлар турында яза. Автор дини күзлектән чыгып казага калган намазларга аңлатма бирә. Шулай ук ул казага калган намазларны исәпкә алу өчен махсус таблица да төзегән, дип яза Интертат.ру
«Мәдинә» нәшрият йорты хаҗга кагылышлы җыентыклар чыгаруны дәвам итә. Күптән түгел «Хадж Российских мусульман» дип аталган җыентыкның өченче басмасы дөнья күрде. Әлеге хаҗ кылучыларның шәхси кичерешләре, вакыйгалары тасвирланган әсәрләр урын алган китапларны туплаучы һәм редактор — Илдар Нариманов. Өченче җыентыкта, нигездә, сүз Британия сәяхәтчесе, язучы, тәрҗемәче капитан Ричард Фрэнсис Бертонның изге сәфәргә Россиядән юл тотучылар ярдәмендә хаҗ кылуы турында бара.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел