ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты, «Гермес» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә караган Түбән Кама ит комбинатында табылган җитешсезлекләргә бәйле рәвештә, бу елның 14 июненнән әлеге предприятиедә хәләл продукция чыгаруга күзәтчелек итүне туктата, дип хәбәр итә «Татар-Информ».
Моңа ТРның Түбән Кама мөхтәсибәтенең ит комбинатындагы эксперты Р.Хәйретдиновның гаризасы һәм Түбән Кама мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның комитеты рәисенә юллаган хаты нигез булган. Аларда хәләл продукцияне әзерләү кагыйдәләренең бозылуы һәм мөхтәсибәт вәкилләренең җитештерүгә күзәтчелек итүдән баш тартуы турында хәбәр ителә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты үәзерге вакытта әлеге предприятиедә комитет тарафыннан бернинди контроль алып барылмавы, хәләл ризык чыгарырга мөмкинлек бирүче таныклыкның көче бетүе турында хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел